Татарстан белән Ставрополь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

15.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы һәм Ставрополь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзалау Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ставрополь крае Губернаторы Владимир Владимиров кул куйдылар.

Имзаланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Владимиров киләчәктә төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.
Соңгы мәгълүматлар буенча, ике төбәк арасында товар әйләнеше 3,5 миллиард сумга җитә. Татарстан Ставрополь краена йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, шиналар җибәрә. Республикага үз чиратында дару препаратлары, ашламалар, минераль су килә.

Рөстәм Миңнеханов республиканың хезмәттәшлекне киңәйтергә әзерлеген билгеләде, аерым алганда, машина төзелеше, суыткыч һәм медицина җайланмалары китерү кебек юнәлешләр буенча.
Моннан тыш, ул гуманитар элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Безнең республикада "Заказ.РФ" аукционнарын үткәрү өчен электрон сәүдә мәйданчыгы эшли. бу тәҗрибәне өйрәнергә һәм кулланырга тәкъдим итәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.. Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)