Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук башка актуаль темалар да күтәрелде.
Очрашу барышында Айсен Николаев инициатива белән чыкты - ул төбәктә федераль Сабантуй үткәрү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, бүген Саха Республикасы Туполев ГАҖ белән ниятләр турында килешү имзалады - "Якутия" авиакомпаниясе өчен Ту-214 һава судноларын сатып алу күздә тотыла.