Казанда югары сыйныфлар өчен агрогенетика буенча "Иннагрика" бөтенроссия конкурсының этапларыннан берсе узачак

15.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопрактика» компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Наталья Попова белән очрашты.
Очрашу ПМЭФ-2023 кырында узды.
Казанда югары сыйныф укучылары өчен агрогенетика буенча «Иннагрика» бөтенроссия конкурсы этапларыннан берсен үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.
Конкурсның максаты - балаларның игътибарын бүгенге көндә агросәнәгать комплексында ихтыяҗ булган белгечлекләргә җәлеп итү. Аерым алганда, генетика, селекция, биоинформатика һәм башкалар кебек юнәлешләр.
Цифрлы платформа аша 5 меңгә якын бала сайлап алыначак дип фаразлана. Ярымфиналлар дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда да узачак.
Оештыручылар фикеренчә, проект республикага файдалы булачак, чөнки ул талантлы яшьләрне юнәлешле уку йортларына җәлеп итәчәк, бу киләчәктә АСК тармагы өчен кадрлар потенциалын формалаштырачак.

Рөстәм Миңнеханов мондый эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә агросекторда квалификацияле белгечләр булу продукциянең югары сыйфатын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
"Бу эш, беренче чиратта, балаларның сыйфатлы туклануын тәэмин итү өлкәсендә җайга салынырга тиеш. Мондый продукция иң югары сыйфатлы булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.