Яңалыклар

26.08.2023

Бүген Лениногорскта «Нефтяник» боз сараен ачу тантанасы булды (Чайковский урамы, 19/5).

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, нефть тармагы вәкилләре катнашты. 

26.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында берничә социаль объектта булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгы һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнаша.

26.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шөгер авылындагы «Скважина №1» мемориаль комплексына чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.

25.08.2023

Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча хуҗалыкларның барлык категорияләрендә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме якынча 107 млрд сум тәшкил итә, чагыштырмача бәяләмәдә җитештерү индексы - 103,3%. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

25.08.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

25.08.2023

Татарстан Републикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Көне кысаларында уздырылган чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

25.08.2023

Бүген Казан КремлендәТатарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Мәҗлес Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән үткәрелде.

Бу чара Татарстанда инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм яхшы традициягә әверелде.

Башта республиканың чәчәк атуына аерым өлеш керткән һәм лаеклы үсеп килүче буынны тәрбияләгән 2023 елның иң яхшы гаиләләре турында кыска фильм күрсәтелде.

25.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районы Васильево бистәсенең 330 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

25.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадетлар мәктәп-интернатында  булды.

25.08.2023

Бүген Зеленодольск районының Васильево бистәсендә «Дуслык» яңа модульле спорт залы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Битләр: << 321 322 323 324 325 326 ( 327 ) 328 329 330 >>