Рөстәм Миңнеханов Республика Көнен бәйрәм иткәндә иминлекне тәэмин итәргә кушты

25.08.2023

Татарстан Републикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Көне кысаларында уздырылган чараларда иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Республика Көненә багышланган чаралар бу атнада ук узачак. Төп тантаналар 29-30 августка планлаштырылган. "Барлык чаралар да иң югары оештыру дәрәҗәсендә үтәргә тиеш. Традиция буенча бәйрәм мәйданчыкларында татарстанлылар һәм республика кунаклары күп булыр дип көтелә. Шуңа күрә төп бурыч - барлык иминлек чараларын тәэмин итү», - диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең терәк төбәкләренең берсе, ул берничә юнәлеш буенча алдынгы позициядә тора. "Бу - безнең зур эш нәтиҗәсе. Республиканың барлык халкына Татарстан файдасына көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип өстәде республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.