Рөстәм Миңнеханов Лениногорскта капиталь ремонттан соң яшьләр үзәгендә булды

26.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында берничә социаль объектта булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгы һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнаша.

Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов Яшьләр үзәгендә (Кошевой урамы, 28) булды, анда аз керемле гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырылды. Мәктәп портфельләрен барлыгы 60 беренче сыйныф укучысы алды. Мондый чаралар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында традиционга әверелде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел Татарстанда 1 нче сыйныфка 57 меңгә якын укучы барачак.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү, үсеп килүче буынга игътибар итү бәхәссез өстенлекләр арасында тора.

Ул шулай ук 1 сентябрьгә республикада 12 яңа мәктәп ачылачагын искәртте. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, мәктәп ашханәләрен ремонтлау дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов Яшьләр үзәге бинасында үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфатын бәяләде. 2022-2023 елларда капиталь ремонт кысаларында Яшьләр үзәге бинасында эчке бизәү эшләре, вентиляцияләнә торган фасад төзелеше башкарылган, территория төзекләндерелгән, урамнарны яктырту, вентиляция, су белән тәэмин итү системаларын монтажлау һәм башка эшләр үтәлгән. Яңартылган үзәктә төрле яшьтәге яшьләр өчен төрле кызык гамәлләр белән 19 юнәлеш буенча мәйданчыклар булдыру планлаштырыла. Бинада 30 урынга исәпләнгән кечкенә универсаль зал, репетиция, тавыш яздыру бүлмәсе, бию залы, тренажер залы, коворкинг/лекторий, кафетерий, уен зонасы, киберспорт залы урнашкан. Икенче катта ачык остаханә, яшьләр арт-резиденциясе, сөйләшүләр бүлмәсе, 54 урынга зур күп функцияле зал, театр студиясе, грим бүлмәсе, конференцияләр залы бар.

Объектның гомуми мәйданы 1531 кв м, капиталь ремонт бәясе 143,2 млн сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнехановны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде. Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр үзәкләренең матди базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту программасы 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 1,076 млрд сумлык 16 яшьләр үзәге ремонтланган.

2023 елда капремонт 6 муниципаль берәмлектәге 6 яшьләр үзәгендә 453 млн сумга планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Лениногорск районы Башкарма комитеты һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-парк арасында Яшьләр үзәге базасында яшьләр өчен IT-парк филиалы ачу турында килешү имзаланды. Бу нәтиҗәле IT-эшләнмәләр һәм стартап-проектлар өчен уңайлы шартлар булдырырга һәм тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.