ТР Төзелеш министрлыгы: Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 95 процентка үтәлгән

25.08.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өлешендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. 43  гомуми белем бирү учреждениеләре буенча эшләр 99% тәшкил итә. Подрядчыларның эшендә 5 муниципалитетта 14 объект кала, шуларның 3се – Казанда, 6сы – Чаллыда, 3се – Түбән Камада, берсе – Биектау һәм Питрәч районнарында. Бу атнада 18 мәктәп тәмамланган, шул исәптән 12 гомуми белем бирү учреждениесе Казанда, икесе - Чаллыда, өчесе – Кукмара һәм берсе - Саба районнарында.

7 балалар бакчасы буенча эшләр 94%ка башкарылган. Подрядчылар эшендә 5 объект бар, шуларның 3се уртача республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк: 2се - Казан шәһәрендә һәм бер бакча Кукмара районында. Шул ук районда агымдагы атнада бер объект тапшырылган.

143 мәктәп азык-төлек блогы буенча программа 99%ка үтәлгән. Подрядчыларда 5 муниципалитетта 8 объект кала, шуларның 3се - Казан шәһәрендә, 2се – Чаллы шәһәрендә һәм Питрәч, Чистай, Менделеевск районнарында бер объект. Барлыгы 135 объект төзелеп беткән, шуларның 30ы узган атнада.

9 ресурс үзәгендә капиталь ремонт эшләре 92 процентка башкарылган. Агымдагы атнада Кукмара һәм Буа районнарында 2 объект төзелеп беткән.

Быел ремонтлана торган 4 урта һөнәри белем бирү тулай торагының 2сендә - Бөгелмә һәм Казанда эшләр алып барыла. Алар буенча гомуми башкарылыш 96% тәшкил итә.

Мәгариф объектларын төзү өлешендә Казанның Сибгат Хәким урамында 11 мәктәпнең берсе генә калган. Анда эшләрнең 1%тан да кимрәге генә калган.

Сәламәтлек саклау тармагында өч федераль һәм республика капремонт программасы гамәлгә ашырыла, аларга беренчел звенодагы 118 учреждение керә. Эшләр тулаем алганда 98%ка башкарылган. Бу атнада подрядчылар Алабуга, Нурлат һәм Актаныш районнарында өч объектны тапшыру турында хисап тотканнар. 31 стационарда капиталь ремонт 77%ка башкарылган. Узган ике атнада Буа һәм Казан шәһәрләрендә хастаханәләрне ремонтлау эшләре төгәлләнгән.

Мәдәният тармагында дүрт федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырыла. 34 авыл мәдәният йорты 73% ка ремонтланган. Бу атнада Кайбыч, Спас, Чирмешән һәм Балтач районнарында объектларны ремонтлау төгәлләнгән. 10 тармак белем бирү учреждениесендә төзелеш-монтаж эшләрнең пландагы күләменең 67%ы башкарылган.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Шул исәптән сезонлы төрләрне башкару 97%. 373 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

Шулай ук министр торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау нәтиҗәләрен дә әйтте. Быелның гыйнвар-июль айларында Татарстан буенча халык түләүләрен җыю дәрәҗәсе уртача 98,6% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,6%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,6% тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 0,7%ка югарырак.

Марат Айзатуллин 2023-2024 елларның җылылык бирү чорына әзерләнүгә аерым тукталды. Барлыгы 3 мең 213 казанның 3 мең 116сы әзерләнгән, бу 97% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча - 3 мең 197 объект (98%), сәламәтлек саклау объектлары буенча - 1 мең 960 (99%), мәдәният объектлары буенча - 1 мең 867 (97%), социаль яклау объектлары буенча - 166 (99%), спорт объектлары буенча – 253 (97%), яшьләр сәясәте өлкәсендә 105 (97%) әзерләнгән. Торак фондында 17 мең 815 йортның 16 мең 241сенә әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән, бу 91% тәшкил итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.