Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть саммиты һәм Халыкара нефть-газ форумы мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм студентлар белән экология, мәгарифне үстерү һәм Татарстан тарихын саклап калу мәсьәләләре турында фикер алышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть саммитын ачты һәм IV халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында «Утрау» шәһәр яны комплексында булды һәм эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән республика территориясендә шәһәр яны ял итү объектларын үстерү турында фикер алышты.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә барлыгы 37 мәсьәлә куелды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф Чаллыдагы «КАМАЗ» заводында булдылар. Аларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә импортны алмаштыру буенча компетенцияләр үзәге» КАБО директоры Илья Массух белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән металлургия компаниясе» АҖ Директорлар советы рәисе Анатолий Седых белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Россия Оборона министры Сергей Шойгу Үзәк хәрби округында эшләре барышында Татарстан Республикасында урнашкан предприятиеләрдә дәүләт оборона заказының үтәлешен тикшерде. Визиты кысаларында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булдылар. Аларны ТР спорт министры Владимир Леонов һәм югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов озата йөрде.