Рөстәм Миңнеханов Шөгер авылындагы "Скважина №1" мемориаль комплексына чәчәкләр салды

26.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шөгер авылындагы «Скважина №1» мемориаль комплексына чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда Татарстан нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, нефть тармагы вәкилләре белән бергә, Татарстан Рәисе  «Скважина №1» мемориаль комплексында булды, шулай ук нефть тармагы ветераннары белән очрашты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Шөгер авылындагы нефть музее экспозициясе белән танышты. Музей турында кыскача музей мөдире Ирина Фатыйхова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче скважина – Татарстан нефтен беренче булып ачучы. Разведка скважинасын бораулау 1941 елның 6 июнендә башлана. 1 нче скважина 1943 елның 9 сентябрендә файдалануга тапшырыла. Нефтьне беренче булып ачучылар истәлегенә скважина янында обелиск урнаштырылган. Бу урын истәлекле, ел саен анда нефтьче ветераннары килә, беренче нефть чыгаручылар истәлегенә «Өч буын очрашулары» оештырыла.

Шөгер авылында нефть музее Татарстанның нефть тармагының беренче сәнәгать предприятиеләренең берсе булган Шөгер нефть битумы заводы урынында оештырылган. Экспозицияләр Татарстан Республикасының нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгате үсешен күрсәтә. 2015 елның 21 августында, «Лениногорскнефть» НГЧИнең 70 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә ачылган. 2016-2020 елларда музей  интенсив үсеш ала. "Нефть музее" комплексы республиканың тарихи-мәдәни истәлекле урыннары исемлегенә кертелгән, иң эре сәнәгать музее буларак, Татарстанның бренды булып санала. 2021 елда музей Санкт-Петербургта Бөтенроссия корпоратив музейлар конкурсында иң югары бәя ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.