Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районы Васильево бистәсенең 330 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Васильево 1693 елда оештырылган, 1928 елда шәһәр тибындагы поселок итеп үзгәртелгән. Бүгенге көндә халык саны 17 меңнән артык кеше тәшкил итә. Васильевода 2 мәктәп, Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге кадетлар мәктәп-интернаты, 6 балалар бакчасы, Мәктәптән тыш эш үзәге, сәнгать мәктәбе, балалар спорт мәктәбе, «Уникс» спорт комплексы, «Васильево» универсаль спорт залы, чаңгы базасы, Васильево район хастаханәсе; «Сосновый бор» һәм «Васильево» шифаханәләре, шулай ук берничә производство эшли.
Рөстәм Миңнеханов Васильево халкын юбилей датасы белән котлады. "Васильево - республикабызның иң матур урыннарыннан берсе. Аның тарихында төрле чорлар, шул исәптән авыр вакытлар да булган. Ләкин бүген Васильево күтәрелә. Яңа инфраструктура объектлары барлыкка килә, җәмәгать киңлекләре үсеш ала. Иң мөһиме - монда бик шәп, тырыш кешеләр яши. Татарстан Хөкүмәте сезнең барлык башлангычларыгызга һәрвакыт ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк дип ышандырам. Бәйрәм белән сезне! Көндәлек авыр хезмәтегез өчен рәхмәт», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Зеленодольсук районы башлыгы Михаил Афанасьев Татарстан җитәкчелегенә 2021 елда Васильево бистәсен социаль-икътисадый үстерүнең аерым программасын кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Без инде берничә уңай үзгәреш күрәбез. Әйе, безгә әле күп эшләргә, инфраструктура белән шөгыльләнергә кирәк. Ләкин бу бурычларны без уртак тырышлык белән уңышлы хәл итә алачакбыз», - диде ул.
Тантаналы чара «Урман комбинаты» паркында узды. 2021 елда биредә төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башланган. Рөстәм Миңнеханов яңартылган җәмәгать киңлеге белән танышты. Аерым алганда, ял итү зоналарын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, йөгерү юлларын һәм йөрү өчен сукмакларны карады. Быел төзекләндерүнең өченче чираты - суга чыгу кысаларында эшләр башкарылган. Карасиха күле ярында пирс һәм йөрү мәйданчыклары урнаштырылган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Афанасьев паркта тал үсентеләре утырттылар.