Рөстәм Миңнеханов Лениногорскта "Нефтяник" боз сараен ачуда катнашты

26.08.2023

Бүген Лениногорскта «Нефтяник» боз сараен ачу тантанасы булды (Чайковский урамы, 19/5).

Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, нефть тармагы вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге спорт объектын төзү 2018 елда башланган иде. 2022 елда төзелешнең 1 нче этабы тәмамланган. Проектка хоккей һәм фигуралы шуу буенча уку-күнекмә дәресләре һәм ярышлардан буш вакытта бозда массакүләм шуу оештыру өчен ясалма бозлы ябык шугалак керә.

Боз кырының зурлыгы 56 х 26 м тәшкил итә, тимер аякларны саклау һәм киптерү, тимер аякларлы прокат  ботинкаларын бирү өчен бүлмәләр каралган.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов барысын да яңа боз сарае ачылу бәйрәме белән котлады. Ул Лениногорскның спорт шәһәре булуын ассызыклады һәм 2015 елда төзелеш инициаторы  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булуын  искәртте.

Боз сараен ачуда Рөстәм Миңнеханов бүген мөһим вакыйга булуын искәртте. "Без Лениногорскның ничек үзгәрүен күрәбез. Безнең Боз сарае төзү хыялыбыз бар иде, һәм бүген бу хыял чынга ашты. Лениногорск - Татарстанның иң спорт шәһәрләренең берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике бәйге буенча спорт мәктәбе казанышлары белән дан казанган. Ул 1961 елда ук нигезләнгән «Нефтяник» хоккей командасы белән дә билгеле.

Яңа объектның Татарстан нефтен чыгаруның 80 еллыгын һәм легендар Ромашкино ятмасының ачылуына 75 ел тулуны бәйрәм итү көнендә, шулай ук һөнәри бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан кертелүе символик».

Лениногорскка эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановка шулай ук «Мәхәббәт» һәм «Яшьлек» шәһәр паркларын төзекләндерү турында сөйләделәр.

Төштән соң «Юность» стадионында Татарстан нефте чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.