Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мексиканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эдуардо Вильегас Мехиас белән очрашты. Очрашу «Казан» ат спорты комплексында узды.
Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика Көненә багышланган ТР Рәисе Кубогына конкур буенча ярышлар узды. Ярышларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук РФ Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркны карады.
Парк Казанның Совет районында, Нокса елгасының уң ярында урнашкан, территориясе Кече Клыки бистәсе белән чиктәш. Янәшәдә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы - Мамадыш тракты үтә, җәмәгать транспорты тукталышы урнашкан. Җәяүлеләр барып җитәрлек парковкалар бар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дәртфест» VI хәзерге заман татар мәдәнияте фестивалендә булды. Чара Казан Кремле территориясендә оештырылган. Республика Рәисен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең яңартылган Спас манарасында булды. Ремонт эшләреннән соң монда музей ачылган.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» гаилә үзәгеннән Кремль яр буена кадәр Кремль транспорт дамбасы буйлап төзекләндерелгән территориядә булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа буын троллейбуста ремонтланган юл буенча Колахмәтов урамында йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Мәскәү районында «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалдында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын (Карл Маркс ур., 70) карады. Реставрацияләнгән бинада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булды.
Бина федераль әһәмияттәге шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле булып тора. 1900-1904 елларда архитектор К.Л. Мюфке тарафыннан төзелгән. Төзелеш Император сәнгать академиясе җитәкчелегендә узган, бина башта сынлы сәнгать белән шөгыльләнү өчен эталон буларак төзелгән.
Бүген Казанда ТАССР Югары Советы Президиумының элеккеге Рәисе һәм РСФСР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары Әнвәр Баһаветдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Әнвәр Баһаветдиновның туганнары катнашты.