Татарстанда төзелә торган объектларда бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен даими тикшерүләр үткәрелә. 2023 ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1 443 тапкыр булган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 608 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе төзелә торган объектларны контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында 295 тикшерү үткәрде. Быелның гыйнварыннан ачыкланган барлык 571 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы Соборында булдылар. Чара Казанда Изге Ана иконасының 444 еллыгына багышлана.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы командасы белән очрашты. Очрашу 2023/2024 елгы Россия футбол Премьер-Лигасы уеннары башланыр алдыннан узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Рөстәм Хәйруллинның июль башында Казан Кремлендәге "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган "Табигать. Шәһәр. Яз" фотокүргәзмәсен карады.
Татарстан һәрвакыт барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә омтыла, шуңа күрә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәк булып тора. Бу төбәгебезгә 2023 елда бишенче юбилей форумын кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумы кысаларында «Сакчыл технологияләр – икътисадый тренд» пленар утырышында хәбәр итте.
Казан Кремлендә сәнәгать, төзелеш һәм транспорт хезмәткәрләренә, медицина даирәләре, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка өлкәләр вәкилләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне республика Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Узган ел гадиләштерелгән система буенча дача амнистиясе барышында Татарстанда 2,5 меңнән артык җир кишәрлеге, шулай ук 18 меңгә якын торак һәм бакча йорты милеккә рәсмиләштерелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья шәһәренә эш сәәфре кысаларында Төркия Сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гүрҗән белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» халыкара фестивале кысаларында Казан Кремленең күргәзмә залларында ачылган «Мирас һәм традицияләр» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тюмосан» трактор техникасы җитештерү заводында булды.