Татарстан Рәисе Васильевода Советлар Союзы Герое Н. Волостнов исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында булды.

25.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадетлар мәктәп-интернатында  булды.

Уку йортына 1929 елда нигез салына. Укучыларның гомуми саны 591, шуларның 84е интернатта яши. 2019 елда мәктәп капиталь ремонтланган. Төзүчеләр түбәләрне, тәрәзәләрне, инженерлык челтәрләрен алыштыралар, йокы корпусын, санузелны, уку кабинетларын, спорт залын һәм азык-төлек блогын ремонтлыйлар. 2021 елда территорияне төзекләндерү һәм фасадны тышлау буенча эшләр башкарылган.

Мәктәптә янгын-коткару спортына зур игътибар бирелә. 2023 елның апрелендә Васильево кадет интернат-мәктәбе укучылары юниорлар командалары арасында «Коткару эшләре» компетенциясе буенча Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабында җиңүче булдылар. Ә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенең сайлап алу (төбәкара) этабында Владивостокта "Профессионаллар-2023"тә  команда икенче урынны алды.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, мәктәп территориясендә яшь янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар ярышларында катнашучыларны әзерләү үзәге төзү планлаштырыла: янгын депосы, уку сыйныфы һәм тренажерлар белән ангар, киртәләр янгын-коткару полосасы һ. б.лар бар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.