Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Геройлары белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да узды. Очрашуда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Республика көне алдыннан Татарстанга 20 Россия Герое килде. Делегация визиты «Ватан Геройлары вахтасы» бөтенроссия проекты кысаларында оештырылды. Чара яшьләрне патриотик тәрбияләү максатыннан үткәрелә. РФ Геройлары илнең төрле төбәкләренә баралар һәм мәктәпләрдә, югары уку йортларында, кадет корпусларында, хәрби коллективларда «Батырлык дәресләре» үткәрәләр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Геройлары - илебезнең горурлыгы һәм үсеп килүче буынга үрнәк. "Бүген безнең белән булуыгызга без чын күңелдән шат. Илебез өчен иң катлаулы чорда без дошманны җиңү өчен берләштек. Моның өчен без барысын да эшләргә тиеш. Бу оборона-сәнәгать комплексының нәтиҗәле эше, МХО зонасында булган шәхси состав белән эшләү, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү. Иң мөһиме - яшьләрне Ватанга мәхәббәт рухында патриотик тәрбияләү. Һәм без һәрвакыт сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм ярдәм табабыз. Сезнең күбегез безнең чараларда актив катнаша. Без моны югары бәялибез һәм сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Сез безнең өчен якын кешеләр һәм без сезнең белән очрашуга һәрвакыт шат», - диде Татарстан Рәисе.
Игорь Комаров «Ватан Геройлары вахтасы» проектының мөһимлеген билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучыларны җылы сәламләде һәм аларны якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне белән котлады. Ул яшьләрне тәрбияләүдә һәм ата-бабаларыбызның батырлыклары турында хәтерне саклауда Россия геройларының олы ролен билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, бүгенге көндә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. "Татарстан территориясендә күп еллар дәвамында тынычлыкта һәм татулыкта 173 милләт вәкилләре яши. Бүген бу иң мөһиме", - дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Россия Герое Геворк Исаханян хәбәр иткәнчә, «Ватан Геройлары Вахтасы» акциясе илдә 2012 елдан гамәлдә. Татарстанга быелгы визит - Россия Гройларының 102нче вахтасы. "Без барлык чараларда катнашырга, барлык төбәкләргә барырга, яшьләр белән аралашырга әзер. Сезнең матур республикага кабат килергә шат", - дип өстәде ул.
"Россия Геройлары вахтасы минем туган республикамда җыелуы - зур горурлык. Яшьләр белән очрашуларыбыз Татарстанның һәм илебезнең алга таба үсешенә яхшы нигез салыр дип ышанам", - диде Питрәч районында туган Иван Додосов.
Алексеевск районыннан Рәсим Баксиков махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү темасына тукталды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада бу юнәлештә эш бара. Казанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ачылды, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары исемлеге эшләнде. "Без сезнең белән бу эшне ничек яхшыртырга икәнлеге турында сөйләшергә шат булабыз. Сез кайда һәм нәрсәне тагын эшләргә кирәклеген яхшырак аңлыйсыз һәм беләсез", - диде республика Рәисе.
Бөгелмәдән космонавт Сергей Рыжиков шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге авыр вакытларда яшьләр белән очрашу һәм аларга ярдәм итү бик мөһим.
"Ватан Геройлары вахтасы" республикада 2 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясе Геройлары Казан, Арча, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарының уку йортларында үткәреләчәк.