Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИХО яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында (алсу залда) узды.
Очрашуда Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.
Алга таба хезмәттәшлек итү, яшьләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яшьләр сәясәте республикада да, гомумән Россиядә дә кеше капиталын үстерү өчен өстенлекле булып тора.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда икенче Глобаль яшьләр саммиты уза. Саммитның төп темасы - хәзерге дөньяда балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле. Саммитны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы оештыра.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күп полярлы дөнья үсеше һәм ИХО илләре өчен традицион кыйммәтләрне саклау шартларында үзара мөнәсәбәтләрне интеграцияләү һәм ныгыту процессын дәвам итү, яңа уртак инициативаларны үстерү мөһим.
Татарстан Рәисе искәртүенчә, киләсе елның язында ИХО Яшьләр форумының Генераль ассамблеясы узачак, анда аны үстерү буенча системалы карарлар кабул ителәчәк. Ул Таха Айханга әлеге вакыйганың уңышлы үтүен теләде һәм Татарстанның алга таба да Яшьләр форумы эшендә актив катнашырга әзер булуын, ИХО географиясеннән тыш илләрдә дә мөселман яшьләрен тәкъдим итүен ышандырды.
Рөстәм Миңнеханов ИХО Яшьләр форумы президенты Таха Айханны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашырга чакырды (октябрь аенда Малайзиядә узачак). Ул шулай ук 2024 елның маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» традицион халыкара икътисадый форумы узачагын хәбәр итте.
2024 елда Казанда булачак тагын бер мөһим вакыйга – БРИКС һәм БРИКС плюс дәүләт башлыклары саммиты. "Безнең республикада узган чарада Ислам хезмәттәшлеге оешмасыннан югары кунакларны күрергә шат булырбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Таха Айхан республика җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Монда булу минем өчен зур хөрмәт, - диде ул, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Сез минем өчен хөрмәтле кеше генә түгел, ә остаз да".
Таха Айхан Рөстәм Миңнехановны Истанбулда узачак ИХО яшьләр форумы Генераль ассамблеясе утырышында катнашырга чакырды.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов ИХО Яшьләр форумы Президентына Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.