Рөстәм Миңнеханов Казан яшьләр саммитында катнашучы илләр вәкилләре белән очрашуда: Бъгенге яшьләр буыны халыкара аренада дәүләтләр сәясәтен билгелиячәк

29.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләрнең рәсми вәкилләре - Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең яшьләр эшләре буенча ведомстволары җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу Казан Ратушасында узды.

"Әлеге зур халыкара чараны тагын бер тапкыр кабул итү безнең өчен абруйлы. Бигрәк тә ул безнең дәүләт бәйрәмебез – Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү чорында үткәрелә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүген илдә балаларны тәрбияләү һәм яшьләрнең тормышта үз урыннарын табу өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Бу Татарстан һәм гомумән Россиянең системалы һәм тотрыклы үсешенең нигезе.

"Бүген республикада кирәкле инфраструктура бар - балалар лагерьлары, яшьләр һәм яшүсмерләр клублары челтәре, экстрим-парклар. Университетлары һәм махсус икътисади зоналары булган яңа шәһәрләр барлыкка килә, авыл яшьләренә, яшь галимнәргә, яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары гамәлдә, даими рәвештә тематик фестивальләр һәм форумнар уза. Россия үрнәгендә без яшьләрнең мәдәниятләр төрлелеге, милләтара татулык һәм динара хезмәттәшлек, үзара файдалы халыкара хезмәттәшлек яклы булуларын күрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Россиядә «Беренчеләр хәрәкәте» - балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештырылды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "бу педагоглар булдыра һәм формалаштыра торган бердәм тәрбия мохитен формалаштыруга яңа караш. Мәсәлән, республикада 1400 мәктәп һәм 100 колледж, 450дән артык яшьләр сәясәте учреждениесе, 1 меңнән артык мәдәният учреждениесе бар. Яшьләр дипломатиясен үстерү, халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту – безнең өстенлекләрнең берсе. Татарстанның яшьләр оешмалары ИХО яшьләр форумы белән актив эшлиләр һәм яшьләр дипломатиясе юнәлешен формалаштыруда ышанычлы партнерлар булып торалар".

"Без яшьләрнең халыкара элемтәләренең тизлеге һәм роле ничек үскәнен күрәбез. Бүгенге яшьләр  буыны халыкара аренада дәүләтләр сәясәтен билгеләячәк вакыт киләчәк. Милләтара дуслык мәктәп елларыннан ук төзелергә тиеш. Мәктәп дипломатия клублары идеясе «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә гамәлгә ашырылачак",-диде Татарстан Рәисе.

"Без алмашу программалары аша яшьләрнең халыкара хезмәттәшлеген үстерү, уртак мәктәп инициативаларын булдыру мөмкинлекләрен күрәбез. Казан бу яктан уртак проектларны булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен үзенчәлекле халыкара яшьләр хабы булырга әзер", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан, мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.