Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципалитетлары арасында бәйгедә җиңүчеләргә автомобиль ачкычларын тапшырды

29.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында республика бәйгесендә җиңүчеләргә автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы каршындагы мәйданчыкта узды..

Тантана гадәттәгечә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Искәртик, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика бәйгесе 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел бәйгедә Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнашты. Катнашу өчен барлыгы 200 гариза бирелгән, һәм аларның 100е җиңүче булды.

Татарстан Рәисе, яңа автомобильләр ачкычлаынр тапшырганда, җирле үзидарә органнарының эше бик четерекле, бик катлаулы һәм бик рәхмәтсез икәнен әйтте.  

"Бу эш бик четерекле, бик катлаулы һәм бик рәхмәтсез. Сез бөтен авырлыкларны үз өстегезгә аласыз: федераль, республика һәм район дәрәҗәсендәге барлык хаталарны", — диде Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Ул ассызыклаганча, җирле үзидарә органнары халыкка иң якын урнашкан, һәм Татарстан Хөкүмәте хезмәткәрләрнең мобиль булуын һәм алар башкарган катлаулы бурычлардан канәгать булуын тели.

"Сез моңа лаек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без сезне якынлашып килүче Республика көне белән котлыйбыз һәм сезгә сәламәтлек, яхшы эш, сез эшләгән территорияләрнең чәчәк атуын телибез".

Бәйгедә җиңүчеләрнең барысына 100 автомобиль тапшырыла, алар арасында 97 Lada Niva Travel һәм 3 Sollers Atlant автобусы.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.