Татарстанда 1 сентябрьдән ислам банкингын сынау башлана

29.08.2023

2023 елның беренче сентябреннән Россиядә партнерлык финанслау - ислам банкингы буенча эксперимент башлана. Татарстан - әлеге эксперимент уздырыла торган дүрт пилот төбәкнең берсе. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

"Эксперимент уздыру вакыты - ике ел. Субъектлар: Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чечен Республикасы һәм Дагестан Республикасы», – дип искәртте Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы.

Проектның төп бурычы - партнерлык һәм традицион финанслау өчен шартларны тигезләү. Бу партнерлык финансларын үстерергә ярдәм итәр, шулай ук ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәр дип көтелә.

Экспериментның бер юнәлеше хәләл-индустрия мөмкинлеген куллану булачак. Икенчесе - халыкның да, белгечләрнең дә белем дәрәҗәсен арттыру. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүгә, финанс грамоталылыкны арттыру буенча чаралар үткәрүгә игътибар биреләчәк.

Татарстанда ислам финанслары өлкәсендә эш 15 ел дәвам итә, дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов. Нәтиҗәдә партнерлык финанслары принципларына нигезләнгән аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган. Мәсәлән, 2008 елда ук «Развитие» ислам банкы белән үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.

Моннан тыш, республикада сукук облигацияләрен чыгару һәм партнерлык финанслары принципларына ярашлы рәвештә чит ил финанславын җәлеп итү тәҗрибәсе бар.

"Чит ил финансларын җәлеп итү буенча килешү ил һәм БДБ буенча беренче булды, өч ел аерма белән. 2011 һәм 2014 елларда 60 млн һәм 100 млн доллар җәлеп итү буенча ике килешү имзаланды", – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул бүгенге көндә ислам икътисады дөньяның аерылгысыз өлеше булып торуын, ә активларның гомуми күләме 2025 елга 5 триллион доллар дәрәҗәсендә фаразлануын билгеләп үтте.


"Татар-информ" МА материаллары буенча