Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу 2023/2024 елгы сезонның ир-атлар командалары арасында шайбалы хоккей буенча Россия чемпионаты Континенталь хоккей лигасы чемпионаты уеннары алдыннан узды.
Уенчыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов барысына да узган елгы сезон өчен рәхмәт белдерде.
"Сезон җиңел булмады, - дидеТР Рәисе. - Бәлки, барысыда 100 процентка килеп чыкмагандыр, әмма уен лаеклы булды. Без командабыз белән горурланабыз, сезнең уен белән горурланабыз. Татарстан Республикасы һәрвакыт сезнең өчен җан ата. Сезнең хәйраннарыгыз бик күп, Татарстанда гына түгел. Без сезнең белән бергә шатланабыз һәм сезнең белән бергә күңелсезләнәбез, спорт - спорт инде кл, әмма ничек кенә булмасын, һәрвакыт 2 миллиметрга алда булырга кирәк".
"Миңа команданың формалашуы, барлык мәсьәләләр турында фикер алышулары турында хәбәр иттеләр, - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов уенчылар белән. - Тырышлык һәм тәләй кенә безгә җиңәргә ярдәм итәчәк. Чемпионаттагы барлык командалар бик лаеклы, барысы да җиңәргә тели".
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республиканың күп кенә егетләре, яшьләре һәрвакыт «Ак Барс» командасы белән горурлана.
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубына яхшы уен һәм җиңүләр теләде.
Очрашу барышында уенчылар Рөстәм Миңнехановка «Ак Барс Казан» дип язылган түбәтәй бүләк иттеләр.
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, КХЛ сезоны - 2023/2024 елгы ир - атлар командалары арасында шайбалы хоккей буенча Россия чемпионаты 1 сентябрьдә ЦСКА - «Ак Барс» (Мәскәүдә) матчы белән башлана.
Даими чемпионат 2023 елның 1 сентябрендә башлана һәм 2024 елның 26 февралендә тәмамлана. Чемпионат рекордлы 165 көн дәвам итәчәк.