Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика Көненә багышланган ТР Рәисе Кубогына конкур буенча ярышлар узды. Ярышларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук РФ Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина катнашты.
Турнирда Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары, шулай ук Евразия ат спорты ассоциациясенә кергән башка илләрнең жокейлары катнашты. Россиядән тыш, ассоциациягә Беларусь, Молдавия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Әрмәнстан, Әзәрбәйҗан, Грузия һәм Иран керә.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә турнирда катнашучыларны һәм җанатарларны Республика Көне белән котлады. Ул Россия Ат спорты федерациясенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм ярышларны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. "Татарстанда ат спортын үстерүгә зур игътибар бирәбез", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Конкур - Олимпия ат спорты төре, аның асылы билгеле бер катлаулылыктагы киртәләрне сикереп чыгудан гыйбарәт. Ат спортының иң тамашалы төре.