Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Мәскәү районында «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалдында булдылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Серов һәм Шамил Усманов урамнарындагы өч йортны берләштерүче ишегалды территориясен төзекләндерү белән таныштылар. Биредә юл япмасы ремонтланган, тротуарлар төзелгән, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган, урам яктырту элементлары яңартылган. Ремонт эшләре тәмамлану хөрмәтенә ишегалды бәйрәме оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов казанлыларны Республика Көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады. "Казан предприятиеләре, шәһәр халкы республика икътисадына зур өлеш кертә. Без башкалабыз белән горурланабыз һәм шәһәр матуррак булсын өчен тырышачакбыз», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов ишегалды территориясен карап чыкты һәм шундагы халык белән аралашты.