Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мексиканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эдуардо Вильегас Мехиас белән очрашты. Очрашу «Казан» ат спорты комплексында узды.
Рөстәм Миңнеханов Илчегә Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде. "Россия һәм Мексика - стратегик партнерлар. Безнең илләр арасында товар әйләнеше 4 миллиард долларга җитә. Бүгенге авыр заманда Мексиканың үз позициясе бар һәм без моны югары бәялибез», - дип ассызыклады ул.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Мексика мөнәсәбәтләре кысаларында Мексика белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. "Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп. Энергетика, сәнәгать, автомобиль төзелеше һәм транспорт, газ-мотор ягулыгы, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә элемтәләрне ныгыту өчен зур потенциалны билгеләп үтте. "Бу безне якынайтачак кына", - диде ТР Рәисе.
Эдуардо Вильегас Мехиас Рөстәм Миңнехановка Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул икътисадый элемтәләрне киңәйтү буенча эшләргә әзерлеген билгеләп үтте.
Илче республикага визиты кысаларында икътисадый зоналарда, Сәүдә-сәнәгать палатасында, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында һәм башка объектларда булырга өлгергәнен сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, киләсе айларда Мексика вәкилләре икътисад үсеше ягыннан ике якка да файдалы булган юнәлешләрне билгеләү өчен тулы анализ үткәрергә планлаштыра.