Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дәртфест» VI хәзерге заман татар мәдәнияте фестивалендә булды. Чара Казан Кремле территориясендә оештырылган. Республика Рәисен ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.
Фестиваль кысаларында Татарстанның яшь музыкантлары концерты, татар милли киемнәренең мода күрсәтүләре, «Апуш» студиясенең театр тамашалары, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале коллективларының чыгышлары, «САФ радио» һәм «Шаян ТВ» иҗади остаханәләре оештырылган. Шулай ук халык сәнгать кәсепләре продукциясе ярминкәсе эшли.
Рөстәм Миңнеханов фестивальнең төрле урыннарын карады, кунаклар һәм чараны оештыручылар белән аралашты.