Рөстәм Миңнеханов «Казан» гаилә үзәгеннән алып Кремль яр буена кадәрге территориянең төзекләндерелүен бәяләде

30.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» гаилә үзәгеннән Кремль яр буена кадәр Кремль транспорт дамбасы буйлап төзекләндерелгән территориядә булды.

Биредә яңа велосипед һәм җәяүлеләр маршрутлары барлыкка килгән, елга буйлап төзекләндерү һәм яшелләндерү башкарылган. Шулай итеп, яр буеның бу өлеше Казан шәһәренең тарихи үзәген, Казан Кремлен, Кремль яр буен яңа микрорайон белән тоташтыра, анда «Казан» гаилә үзәге, Фестиваль бульвары, «Яшьләр» скверы урнашкан.

Рөстәм Миңнехановка биредә оештырылган велосипед полосасын һәм җәяүлеләр юлын күрсәттеләр. Җәяүләп йөрү зонасы буйлап җәяүлеләрне тузаннан һәм газ чыгарудан саклаучы агачлар һәм куаклар утыртылган.

Татарстан Рәисенә хәбәр итүләренчә, бу территориядә велосипедта йөрү, йөгерү, спорт марафоннары уздыру планлаштырыла.

Мәсәлән, велосипед җәяүлеләр маршрутының озынлыгы 2 км тәшкил итә, 3,7 меңләп агач һәм куак утыртылган, 26 эскәмия, 13 урна, 45 велосипед парковкасы урнаштырылган.

Моннан тыш, ял итү һәм шәһәр панорамасын карау өчен әйләнгеч эскәмияләр белән рекреацион кесәләр каралган.

Кремль транспорт дамбасы астында йөрү маршруты буенча стенада Казан иллюстраторы Гүзәл Бану рәсеме урнаштырылачак.

Җәяүлеләр зонасы буйлап эскәмия-бүрәнәләр урнашкан, алар территориянең табигый концепциясенә гармонияле рәвештә туры килә. Ярның бер өлеше су басу вакытында саклану өчен таш белән капланган. Иске бүрәнә дә сакланган, ул монда төзекләндерелгәнче булган һәм шәһәр халкы тарафыннан ял итү өчен актив кулланылган.

Казанлылар бу төзекләндерелгән урынны җәяүләп йөрү, велосипедта йөрү, самокатларда йөрү, шулай ук балык тоту өчен кулланалар инде.

Рөстәм Миңнехановны ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина һәм башкалар озата йөрде.

Исегезгә төшерәбез, бер ел элек, 2022 елның августында Рөстәм Миңнеханов яр буен карап чыкканнан соң, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен уңайлы ял итү урыны булсын өчен, территорияне төзекләндерергә кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.