Рөстәм Миңнеханов дәүләт эшлеклесе Әнвәр Баһаветдиновка мемориаль такта ачты

30.08.2023

Бүген Казанда ТАССР Югары Советы Президиумының элеккеге Рәисе һәм РСФСР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары Әнвәр Баһаветдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Әнвәр Баһаветдиновның туганнары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Республика Көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, Әнвәр Баһаветдинов - Татарстан һәм Россия тарихында тирән эз калдырган күренекле кеше. Профессионализм, сәяси талант һәм зирәклек аркасында хезмәттәшләре Әнвәр Бәдретдин улын аксакал дип хөрмәт белән атаганнар. Аның Татарстан һәм бөтен илебез хакына фидакарь хезмәте иң югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Әнвәр Баһаветдино  үткен акыл, тактика, тырышлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергиянә ия иде. "Аның белән эшләү минем өчен зур хөрмәт иде. Әнвәр Бәдретдин улы - Ватанга хезмәт итүнең чын үрнәге. Аның бөтен эше республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуына юнәлдерелгән иде», - дип өстәде Дәүләт Киңәшчесе.

Мемориаль такта Маяковский урамы, 19 адресы буенча йорт фасадына урнаштырылган. Биредә күренекле дәүләт эшлеклесе 1984 елдан 2002 елга кадәр яшәгән.

Әнвәр Бәдретдин улы Багаветдинов 1925 елның 27 ноябрендә  ТАССрның Тәтеш кантоны Әмәк авылында (хәзерге Кама-Тамагы районы территориясе) туган. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда тракторчы булып башлый. 1943-1950 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Демобилизациядән соң район партия комитетлары секретаре булып эшли, шул исәптән 14 ел Азнакай районының беренче секретаре була. Тәвәккәллеге, кыюлыгы һәм зур сәяси тәҗрибәсе 1983 елда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе итеп сайлануына хезмәт итә. 1984-1986 елларда ул РСФСР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары вазыйфасын биләгән. Әнвәр Бәдретдин улы 2002 елның 25 октябрендә вафат була, Казанның Арча зиратында җирләнгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.