Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең яңартылган Спас манарасында булды. Ремонт эшләреннән соң монда музей ачылган.
Спас манарасын реконструкцияләү 2022 елда башланган. Музей төрле тарихи этапларда кальгәне һәм Спас манарасын ныгытуга багышланган. Монда аның билгеле бер вакытларда, Идел буе Болгарстаныннан башлап бүгенге көнгә кадәр нинди булуы турында сөйләнелә.
Музейны планлаштырганда Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре ярдәм итә. Экспозицияне булдыру өчен йөздән артык әйбер җәлеп ителгән, алар арасында корал, архитектура элементлары, төзелеш материаллары.
Музей киңлеге видеопроекцияләр, шулай ук сенсор экраннарындагы мәгълүмат блоклары белән тулыландырыла, анда текст, картография, графика форматында һәм 3D-модельләштерү чаралары белән зур күләмдә мәгълүмат тәкъдим ителә.
Казан Кремленең Спас манарасы кешеләр булу өчен 1 сентябрьдә ачылачак.