Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Чжэньвэй» халыкара күргәзмә корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кырларында узды.
Әлеге корпорация - Кытайның иң эре шәхси күргәзмә компаниясе, ел саен 100 гә якын халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм эре чаралар оештыра. Бу күргәзмәләр энергия ресурслары, җайланмалар җитештерү, яңа энергия машиналары, фән һәм техника һәм биомедицина, югары технологияле көнкүреш приборлары һәм электроника, әйләнә-тирә мохитне саклау, энергияне саклау һәм шәһәр хуҗалыгы, диңгез һәм агро азык-төлек сәнәгате кебек сигез төп тармакны үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга Россия белән Кытайны берләштерүче беренче халыкара форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең яхшы тарихы булуын искәртте. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше, 58%ка артып, 1,6 миллиард долларга җиткән.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда даими рәвештә уздырылучы халыкара чаралар турында сөйләде һәм, корпорация тәҗрибәсе республикага файдалы булыр иде, дип билгеләп үтте. "Мин ышанам, сезнең күргәзмә эшчәнлеге буенча зур тәҗрибәгез бар. Без сезнең эшләнмәләрегезне куллана алабыз һәм сезнең белән тәҗрибә уртаклаша алабыз. Сез җитәкләгән оешма белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә шат булырбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Кытай күргәзмә корпорациясе президенты Дэн Сяохуэй компания өчен бу форумда катнашу зур хөрмәт дип билгеләп үтте. "Кичә без самолеттан төшкәч, беренче күргән нәрсәбез сезнең „Казан Экспо“ күргәзмә үзәге булды. Без, бу өлкәдә профессионаллар буларак, шунда ук аның логистик яктан бик дөрес урнашканын билгеләп үттек", - дип игътибар итте "Чжэньвэй" башлыгы.
Кунак шулай ук «РОСТКИ» форумының колачы һәм оештыру дәрәҗәсенә сокланганлыгын белдерде.