Татарстанның фәнни-мәгариф комплексының әйдәп баручы оешмалары илнең фәнни-технологик үсешенең барлык стратегик инициативаларында катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең халыкара Күзәтүчеләр советы утырышында белдерде. Чара КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада биш югары уку йорты «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасында катнаша. 3 алдынгы инженерлык мәктәбе, 2 махсуслаштырылган уку-фәнни үзәк, инжиниринг үзәге, шулай ук технологияләр трансферы тармакара үзәге эшли.
Моннан тыш, узган ел «Университет технология эшкуарлыгы платформасында» республика стартап-студиясе җәелдерелгән, ә студентлар стартаплары конкурсы нәтиҗәләре буенча 371 кече университет бизнесы булдырылган.
"Алдынгы тикшеренү һәм инновацион инфраструктура объектларының күп төрлелеге арасында федераль университетның дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәге аерым урын алып тора. Аның эшчәнлеге республиканың минераль-чимал базасын экологик яктан имин яңартуга юнәлдерелгән, ул әле озак вакыт Татарстанның икътисадый үсешенең төп факторы булып калачак», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул үзәкнең эше нәтиҗәсендә 4 ел эчендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторына федераль бюджеттан 1 млрд сумга якын акча керүен билгеләп үтте. "Шуны истә тоту мөһим: субсидия алучылар үсеш программаларын гамәлгә ашыру һәм конкрет максатчан ориентирларга ирешү буенча җитди йөкләмәләр ала. Шуңа күрә узган очрашуда без Күзәтүчеләр советы утырышларын елына 3 тапкырдан да сирәгрәк уздырмаска дигән бертавыштан карар кабул иткән идек. Бу үзәк эшчәнлегенең нәтиҗәләрен оператив бәяләргә һәм килеп туган чакыруларга вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
КФУ ректоры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, «Планетаның сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү» фәнни үзәге өч нефть университеты - Уфа дәүләт нефть техник университеты, И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты һәм Сколково фән һәм технологияләр институты белән консорциумда эшли. .
"Тикшеренүләр өч төп юнәлеш буенча үткәрелә. Бу шельфта зур ятмаларны эзләү һәм разведкалау технологияләрен эшләү һәм территорияләрне тикшерү. Дистә еллар дәвамында файдаланыла торган гигант чыганакларны эшкәртүнең яңа технологияләрен булдыру. Шулай ук цифрлы технологияләр һәм, яңа физик-химик ысуллар кулланып, традицион булмаган запасларны чыгару», - дип билгеләп үтте ректор.
2023 елда дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкне булдыру һәм үстерү программасын гамәлгә ашыруның арадагы нәтиҗәләре турында КФУ проректоры Данис Нургалиев хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Үзәк илебезнең генә түгел, чит илләрнең дә иң эре нефть һәм газ чыгару һәм сервис компанияләре белән уңышлы эшли. "Без эшләгәннәрнең барысын да алар белән бергә сынап карыйбыз һәм гамәлгә кертәбез. Безнең партнерлар исемлегендә Россия, Куба, Кытай, Вьетнам, Һиндстан, Күвәйт, Оман һәм башка илләрнең барлык эре компанияләре бар», - диде Данис Нургалиев.
Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда фәнни үзәк консорциумы тарафыннан Россия һәм чит ил компанияләре белән 1 млрд сумнан артык суммага 160тан артык проект башкарылган. Моннан тыш, консорциум илдә нефть-газ эше буенча студентлар чыгарылышының яртысын һәм ел саен 5 меңгә якын тармак белгечләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.
Белем бирү программаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Студентлар һәм абитуриентлар Россиядән дә, чит илләрдән дә җәлеп ителә. "Бүген безнең студентларның өчтән бер өлеше - 60тан артык илнең гражданнары. Без аларны Россиядә генә укытып калмыйбыз. Бездә 8 халыкара магистратура, дистәгә якын аспирантура программасы эшли. Бу көздән Кытай университетлары белән алмашу программалары эшли башлады. Халыкара белем бирү программалары, кагыйдә буларак, уртак фәнни тикшеренүләр белән бергә бара», - дип аңлатты Данис Нургалиев.
Моннан тыш, быел Үзәк белгечләре тарафыннан нефть-газ тармагы бурычларын оптимальләштерү өчен бердәм платформа эшләнгән, скважиналар бораулау техникасы өлкәсендә яңа карарлар алынган, нефть бирүне арттыру, нефть әзерләү һәм транспортлау өчен реагентларның тәҗрибә партияләрен чыгару өчен аз тоннажлы заводның тәҗрибә производствосын булдыру планлаштырыла.