Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гектарыннан уртача 25,8 центнер уңыш белән 3 млн 662 мең тонна ашлык җыйган. Узган ел уңыш 36,9 ц/га җиткән булган. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
"Урып-җыю кампаниясе тәмамлануга якынлаша. Бүгенге көндә мәйданнарның 98%ы суктырылган. 25 мең гектарны җыеп аласы калды», - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, Тәтеш, Буа һәм Арча районнары 150 мең тоннадан артык ашлык җыйган. Бөртекле культураларның уңышы буенча Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнары алдынгы. Иң түбән уңыш республиканың көнчыгыш өлешендә теркәлгән. Бу язгы салкыннар, шулай ук җәйге эсселек һәм корылыкка бәйле. "Көнчыгыш өлешендә 30 мең гектарга якын чәчүлек зыян күргән", - дип ассызыклады М. Җәббаров.
Узган елгы ашлык запаслары югары булу сәбәпле, ашлык культураларына сатып алу бәяләре төшкән. Татарстанда узган ел уңышының 600 мең тоннасы саклана. Спикер билгеләп үткәнчә, 29 августка булган мәгълүматларга караганда, өченче класстагы бодайның уртача сатып алу бәясе тоннасына 10 мең сум тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорыннан 3 процентка түбәнрәк, дүртенче класстагы бодайга - 9 мең сум (9 процентка түбәнрәк), бишенче класстагы бодайга - 8,4 мең сум (3 процентка түбәнрәк), арышка - 6 мең сум (22 процентка түбәнрәк), азык арпасына 7 мең сум (17%ка түбәнрәк). "Урып-җыю чорында бәяләр ел саен төшә. Игеннәрне җыю Россиянең көньяк төбәкләрендә дәвам итә", - диде М. Җәббаров.
Ул өстәп әйткәнчә, бөртекле культураларга бәяләр октябрь-ноябрь айларында күтәрелер дип көтелә. Шуңа күрә министр хуҗалыкларга җыелган ашлыкны сортларга, чистартырга һәм саклауга куярга тәкъдим итте.
Ашлык җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен Россия Хөкүмәте аны сату чыгымнарын каплауга субсидия бүлеп бирә. Әйтик, узган ел федераль бюджет акчалары исәбенә 1,3 млрд сумлык 990 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә интервенция фондына ашлык сатып алу өстәмә ярдәм күрсәткән. 2022 елда уртача бәядән 226 мең тонна ашлык сатып алынган. Быел җитештерүчеләр 718 млн сумлык дәүләт ярдәме алган, 446 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнгән.
"Ашлыкның артыгын сатабыз. Бүгенге көндә контрактлар бар, эш алып барыла, ел йомгаклары буенча карыйбыз. Сатуны туктатмыйбыз», - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Әйтик, Татарстан быел 12 миллион долларга якын ашлык экспортлаган. Республика аны нигездә Иранга, Төркиягә, Сүриягә һәм Казахстанга сата. Республикада ашлык саклау өчен 5 млн тоннага якын куәт бар. Аларның яртысы - элеваторлар, ә калганнары - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең складлары.
Беренчел исәпләүләр буенча, быел 1,5 млн тоннадан артык шикәр чөгендере көтелә. Бу якынча 180 мең тонна шикәр комы. "Республика халкын тәэмин итү өчен 100 мең тонна шикәр комы кирәк. Әлеге продукция буенча кытлык булыр дип күрмибез", - диде спикер.
Марат Җәббаров шулай ук Татарстанда 9 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше яңадан башланачагын хәбәр итте. Бәяләр беркетелгән һәм продукциянең төренә бәйле рәвештә уртача ваклап сатудан 450%ка түбәнрәк булачак. Сәүдә Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм 14 муниципаль районда оештырылачак.