Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «2024-2026 елларга республиканы социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды

06.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә өч мәсьәлә - 2024-2026 елларга республиканы социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары турында; 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына республика берләштерелгән бюджетын һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразы турында.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, республикан  социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары әйдәп баручы предприятиеләрнең, тармак министрлыкларының һәм муниципаль берәмлекләрнең фараз күрсәткечләре, шулай ук икътисадтагы агымдагы хәл нигезендә формалашкан. Кабул ителгән чаралар, шулай ук федераль һәм республика ярдәм чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә икътисад шактый тотрыклы үсеш күрсәтә, дип ассызыклады ул.

Оператив штаб система булдыручы оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, мәшгульлекне саклау, бизнеска һәм халыкка ярдәм итү буенча барлык хакимият органнары һәм оешмаларының эшен җайга салуны дәвам итә.

Алексей Песошин ассызыклаганча: республиканы алга таба үстерү өчен баланслы фараз һәм бюджет формалаштырырга кирәк. "Кабул ителгән карарларның сыйфаты илкүләм проектларны, социаль программаларны, федераль, республика ярдәм чараларын һәм башка чараларны гамәлгә ашыруга бәйле булачак", - диде ул.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2024-2026 елларга республиканы социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары турында төп нотык белән чыгыш ясады.

Нотыкларлар белән шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары Марина Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.