Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Comtrans-2023 коммерциячел транспортның 17 нче халыкара күргәзмәсендә булды.
КАМАЗ экспозициягә өч дистәгә якын экспонат тәкъдим иткән. Компаниянең генераль директоры Сергей Когогин белән бергә, Татарстан Рәисе Чаллы автогиганты стендында булды. Күргәзмәдә К5 буынының иярле авыр йөк машиналары, самосваллар һәм пилотсыз магистраль авыр йөк машиналары, КАМАЗның "Компас" аз һәм уртача тоннажлы йөк машиналары, төрле ягулык төрләрендәге автотехника, шулай ук төрле махсус техника тәкъдим ителгән.
КАМАЗ ел саен халыкара күргәзмәдә катнаша. Быел предприятие яңа компонентлардан җитештерелгән КАМАЗ-54901 автомобильләрен тәкъдим итә. Дустанә булмаган илләрдән тәэмин итүчеләрне алмаштыру сәбәпле, инженерларга 2 меңнән артык позицияне яңадан үзләштерергә туры килә.
Шунда ук Рөстәм Миңнехановка двигательләр, тизлекне алмаштыру тартмаларын тәкъдим иттеләр. Күргәзмә 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.