Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта компаниянең 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.
Компания предприятиеләрендә электр энергиясе җитештерү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5%ка кимегән һәм 6 646 млн кВтч тәшкил иткән. Су аз булу сәбәпле, хисап чорында Түбән Кама ГЭСында җитештерү кимегән.
Җылылык энергиясен җибәрү 4%ка кимегән һәм 6 272 мең Гкал тәшкил иткән. Бу тыштагы һаваның югарырак температурасына бәйле, 2023 елның беренче яртыеллыгында уртача (-3,6) градус Цельсий белән чагыштырганда, 2022 елның беренче яртыеллыгында уртача(-4,4) градус Цельсий булган).
2023 елның беренче яртыеллыгында компаниянең кереме 27 813 млн сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 6%ка югарырак. Электр энергиясен сатудан төп табышны элеккечә Түбән Кама ГЭСы һәм Казан ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 энергоблогы тәшкил итә.
Дебиторлык бурычы мөһим проблема булып кала. Искәртеп узабыз, тулаем алганда, дебиторлык бурычы 2022 елның 1 июленә карата 773 млн сумга кимегән. Ел башыннан ул 110 млн сумга кимегән һәм 1 июльгә 1 917 млн сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта җылылык ресурсларын кулланучыларның кичектерелгән бурычы күләмен узган елның шул ук чорына 123 млн сумга киметүгә ирешелгән. Халык белән эшләү нәтиҗәсендә бер ел эчендә (2022 елның 1 июленнән 2023 елның 1 июленә кадәр) бурыч 137 млн сумга кимегән.
Шул ук вакытта 1.01.2023 елдан 1.07.2023 елга кадәр «халык» категориясе буенча җылылык өчен дебиторлык бурычы арта бара, 8,7 млн сумга арткан һәм 189 млн сумга җиткән.
Директорлар советы рәисе халык белән эшне активлаштыру, бурычларны түләүне стимуллаштыру ысулларын киңрәк куллану һәм җылылык өчен дебиторлык бурычларын тагын да киметүгә ирешү кирәклегенә игътибар итте.
«Татэнерго " АҖ предприятиеләрен кышка әзерләү штат режимында бара, планлаштырылган 290 чараның 259ы үтәлгән, компания станцияләренең оператив персоналы сынаулар үткәрә, төп җайланмаларның резерв ягулыкка күчүгә әзерлеге тикшерелә, төп җайланмаларны ремонтлау буенча барлык чаралар график нигезендә алып барыла, ягулык запаслары расланган норматив кыйммәтләргә туры килә.