Рөстәм Миңнеханов Киров дамбасы буйлап яңа җәмәгать киңлегенең мастер-планын эшләргә кушты

05.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә, Киров дамбасы буендагы территорияне карады.

Бу урын төзекләндереләчәк дигән карар кабул ителде. Бүгенге көндә дамба буйлап җәяү йөрү өчен инфраструктура юк, ял итү зоналары каралмаган. Суга якынлыгын исәпкә алып, монда суда ял итү объектларын урнаштыру күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов ТР шәһәрләрен үстерү институтына, ТР киңлекләрен планлаштыру институтына, Казан мэриясе белән берлектә, Киров дамбасы буендагы территорияне үстерү буенча мастер-планны эшләргә һәм тәкъдим итәргә кушты. Республика Рәисе проект Кремль зонасының барлык шартларын үтәп формалаштырылырга һәм суда ял итү өчен инфраструктураны үз эченә алырга тиешлеген ассызыклады. Төп критерий, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кешеләр өчен уңайлылык. "Иң мөһиме - кешеләргә уңайлы булсын: машинада килеп туктарга, яисә таксида килеп төшәргә", - дип билгеләп үтте ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.