Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясендә булды

27.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаша.

Иртән Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Болгар ислам академиясендә булдылар.

Академия территориясендә спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды, ул Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды булышлыгы белән төзелгән.

"Татарстанда Болгар академиясен булдыру Россиядә тарихи вакыйга булды. Бүген академия, Ак мәчет белән бер комплекста, булачак дин белгечләренең укуы һәм һәрьяклап үсеше өчен күркәм бер урын булып тора. Бүген без ачкан спорт мәйданчыгы академияне баета, студентлар өчен өстәмә уңай шартлар тудыра", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Ул спорт мәйданчыгын төзүдә һәм җиһазландыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды директоры киңәшчесе Алексей Петров чыгыш ясады.

Ахырда Минтимер Шәймиев уен тубында үзенең автографын калдырды. Шуннан соң старт сыбызгысы яңгырады һәм академия студентлары арасында иптәшләрчә матч башланды.

Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм аны озата йөрүче затлар Болгар ислам академиясенең күп функцияле залына ккерделәр, анда академия студентлары белән очраштылар.

"Болгар ислам академиясен матур киләчәк көтә. Безнең академиядә белем алган ислам фәннәре докторларына һәм магистрларына, дин белгечләренә ихтыяҗ бар, киләчәктә аларның роле ислам үсешендә шактый әһәмиятле булачак. Без төзегән матур бинаның тирән эчтәлекле булуы куанычлы. Бу - безнең рухиятебезне торгызуда зур адым. Без алга таба да республикада ислам мәгарифенә ярдәм итәчәкбез, шул исәптән уку шартларын да яхшыртачакбыз. Спорт мәйданчыгы төзелгәннән соң академия территориясен төзекләндерүгә керешергә кирәк, җентекләп уйларга һәм матур итеп эшләргә кирәк. Бу безнең кулыбыздан килә. Мәүлид бәйрәме көнендә яңгыраган ниятләр бик җаваплы һәм без барыбыз да аларны үз көчебез һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тормышка ашыра алырбыз дип өметләнәм", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе студентлар алдында чыгыш ясаганда.

Ахырда Минтимер Шәймиев Шәймиевлар гаиләсе һәм барлык туганнары исеменнән Болгар ислам академиясенә танылган ислам дин белгечләренең 60 томлык китапларын бүләк итте. "Мин һәрвакыт Мөхәммәд пәйгамбәрнең васыятен (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) үтәргә телим: "Белемнәр - ул диннең җаны һәм таянычы", - дип яза Минтимер Шәймиев истәлек язуында.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте