Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Клаус гомумкоманда зачетында РФ Тикшерү комитетының Бөтенроссия спартакиадасы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар

24.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тикшерү комитеты Рәисе урынбасары юстиция генерал-лейтенанты Александр Клаус Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Бөтенроссия спартакиадасын ябу тантанасында катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, чара Казанда «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

Финал турнирларында илнең 39 төбәгеннән 350ләп катнашучы биш спорт дисциплинасында: волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, мини - футбол һәм йөзү буенча ярышты.

Финал уеннарында федераль округларның сигез җыелма командасы, шулай ук Россия ТК үзәк аппараты һәм Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе командалары катнашты.

Ярышларны ябу тантанасы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, РФ Тикшерү комитеты флагларын чыгарудан башланды. Шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Спортның шәхси-команда төрләрендә (йөзү, җиңел атлетика) спартакиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләрне РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский һәм РФнең Атказанган тренеры, ярышларның баш судьясы Ольга Павлова тапшырды.

Аннары команда спорт төрләрендә (баскетбол, волейбол, мини-футбол) җиңүчеләрне бүләкләү процедурасы узды. Бүләкләрне ТР спорт министры Владимир Леонов һәм олимпия чемпионы Дарья Шкурихина тапшырды.

Россия Тикшерү комитеты Рәисе урынбасары, юстиция генерал-лейтенанты Александр Клаус һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спартакиада җиңүчеләрен гомумкоманда зачетында котлау һәм бүләкләү өчен сәхнәгә чыктылар.

"Бүген без Россия Федерациясе Тикшерү комитетының беренче Бөтенроссия спартакиадасын тәмамлыйбыз, - диде Александр Клаус. - Мин ышанам, узган көннәрдә спортчылар аларны чын спортчылар һәм РФ Тикшерү комитетының чын хезмәткәрләре буларак, барлык иң яхшы сыйфатларны күрсәттеләр. Бу - акыл, ихтыяр, батырлык, шулай ук көндәшләргә хөрмәт. Мин ышанам, бу көннәр сезнең хәтердә озакка калачак, һәм сез спорт нәтиҗәләренә ирешкәнгә генә түгел, ә дусларыгыз арасында булганга, искиткеч шәһәр каравыгызга да шат булдыгыз, чөнки монда сезне Татарстанның чын кунакчыллыгы белән каршы алдылар. РФ Тикшерү комитеты спартакиадасы традиционга әверелер һәм без кабат-кабат очрашырбыз дип өметләнәм.

Александр Клаус шулай ук республика җитәкчелегенә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Хәерле юл һәм яңа очрашуларга кадәр!" - дип тәмалады үз чыгышын Россия Тикшерү комитеты рәисе урынбасары.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә, төбәк өчен Россия Тикшерү комитетының Бөтенроссия спартакиадасын кабул итү - зур хөрмәт, дип ассызыклады.

"Әгәр бездә ниндидер кимчелекләр булса, аларны төзәтергә тырышырбыз. Ләкин без барысын да лаеклы оештырырга тырыштык. Без сезнең һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәтле, һәм бүген кемдер бүләк алды, кемдер әле алмаган. Әмма иң мөһиме, сез бергәләп иң мөһим хокук саклау мәсьәләсен хәл итәсез – мин моны илнең субъекты җитәкчесе буларак әйтәм - сезнең эшегез хокук тәртибен тәэмин итү һәм икътисадны үстерү өчен бик мөһим. Киләчәк уеннарның урынын сайлау тәртибе нинди икәнен белмим – әмма Татарстан сезне һәрвакыт кабул итәргә әзер һәм рәхим итегез!",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Александр Клаус һәм Рөстәм Миңнеханов гомумкоманда зачетында спартакиада җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар. Мәсәлән, өченче урын - Төньяк-Көнбатыш федераль округы командасына, икенче урын Себер федераль округы командасына бирелде. Беренче урында - Идел буе федераль округы командасы.

Исегезгә төшерәбез, чара башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитеты рәисе урынбасары, юстиция генерал-лейтенанты Александр Клаус белән очрашты. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе эшчәнлеген камилләштерү, алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.