Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанда эш сәфәрендә

26.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан җитәкчелеге чакыруы буенча Аркадаг шәһәренә эш сәфәренә килде.

Республика Рәисе Төркмәнстан Бәйсезлегенең 32 еллыгына багышланган чараларда мактаулы кунак буларак  катнашачак, ул иртәгә, 27 сентябрьдә, Ашхабадта билгеләп үтеләчәк.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

"Төркмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм Аркадагны һәм Төркмәнстан халкын дәүләт бәйрәме белән җылы котлады.

Татарстан Рәисе ассызыклавынча, дөньядагы катлаулы шартларда Россия белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлек аеруча әһәмиятле. Һәм Татарстан бу элемтәләрне ныгыту өчен бар көчен куярга әзер.

"Безнеңчә, безнең икътисадый хезмәттәшлеккә яңа көч-куәт бирергә кирәк. Автомобиль төзелеше, суднолар төзү, газ транспортлау, энергетика, нефть чыгару кебек тармакларда шактый потенциал бар», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.