Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында катнашты. Чара Казанда «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә Ozon күпләп сату-бүлү үзәгенең икенче чиратын ачу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган XI «Наше время – Безнең заман» республика ачык иҗат фестиваленең гала-концертында булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Shanghai Launch Automotive Technology Кытай компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Аддитив технологияләр тормышыбызның күп аспектларын яхшырта һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аддитив технологияләр - яңа чынбарлык» V лидер - форумында белдерде. Чара Казан Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнә бара. Программаларның бер өлеше тулысынча үтәлгән, калганнарның күбесе буенча подрядчылар эшләрне тәмамлыйлар инде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан башкаласында 20 һәм 21 ноябрьдә Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу вакыйга мөһим иҗтимагый әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.