Татарстан башкаласында 20 һәм 21 ноябрьдә Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу вакыйга мөһим иҗтимагый әһәмияткә ия. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, юбилей тантаналары кысаларында 20 ноябрьдә «Дин белеме һәм дөньяви фәннәр: традицион һәм яңа үзара бәйләнешләр» фәнни-гамәли конференциясе узачак. Очрашуны дини мәктәп мирасына һәм дин гыйлеме үсеше перспективаларына багышлыйлар.
Сишәмбе, 21 ноябрьдә, «Корстон» мәйданчыгында V Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең форумы узачак. Чарада Казан, Чистай һәм Әлмәт епархияләреннән 600 делегат, РПЧ нең югары руханилары, федераль һәм республика хакимият, фән һәм мәдәният органнары вәкилләре катнашачак.
"Барлык чараларны да иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.