Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган XI «Наше время – Безнең заман» республика ачык иҗат фестиваленең гала-концертында булды.
Фестиваль 2013 елда оештырылган. Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Быел фестивальдә 153 оешма, барлыгы 1,4 меңнән артык кеше катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Наше время – Безнен заман» фестивале - иҗади процесска республиканың эшче яшьләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган уникаль проект.
«Без бу фестивальгә күбрәк предприятиеләр кушылу системасын булдырдык. Әмма производство җитәкчеләре моның белән кызыксынмаса, бездә берни килеп чыкмаячак. Мин аларга эшче коллективлар өчен кирәкле шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде республика Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов фестивальнең Гран-при иясе булган «Нижнекамскнефтехим» командасын бүләкләде.