Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә Ozon күпләп сату-бүлү үзәгенең икенче чиратын ачу тантанасында катнашты.
Логоүзәкнең икенче чиратын эшләтеп җибәргәч, товарны саклау мәйданы ике тапкыр диярлек артачак – 23 мең квадрат метрдан 43 мең квадрат метрга кадәр. Фулфилмент-үзәк төрле категориядәге 10 млн товарны урнаштыруны тәэмин итәчәк, ә объектта 2 меңгә якын кеше эшләячәк. Яшел Үзәннән сатып алучыларга көн саен 200 мең посылка җибәрелә, ә сезонның иң югары ноктасында 345 меңгә кадәр. Параллель рәвештә өченче чират төзелә, аны эшләтеп җибәргәннән соң, объектның мәйданы тагын 2 тапкыр артып, 84 мең квадрат метрга җитәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Ozon компаниясенә Татарстан территориясендә масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Бүген мөһим вакыйга - Ozon компаниясе икенче чиратны эшләтеп җибәрә. Татарстанда электрон сәүдә үсеше темплары бик югары, шуның белән бергә республикабыз клиентларына хезмәт күрсәтү сыйфаты да арта. Татарстанның 8 мең товар белән тәэмин итүчесе продукцияләрен Ozon системасы аша алга этәрә", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ozon идарәче директоры Сергей Беляков билгеләп үткәнчә, Татарстанда электрон коммерция - бизнес һәм республика җитәкчелеге арасында уңышлы синергия үрнәге. "Без эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсендә төбәкнең прогрессив карашын югары бәялибез һәм шуңа күрә кече һәм урта бизнеска ярдәмне арттырабыз. Республикада инде 1 меңнән артык товарны тапшыру пункты бар", - дип хәбәр итте ул.
"Бүгенге көнгә кадәр Рөстәм Нургали улы белән Яшел Үзәнгә килгәнебезне хәтерлим, ул вакытта логистика үзәге урынында чиста кыр иде. Республика сүз бирде: тиздән бу урында сәнәгать шәһәре „үсәчәк“, ә Татарстан вәгъдз бирсә, барысы да чынга аша. ВЭБ.РФ төркеме барлык резидентлар өчен кирәкле инфраструктураны төзүгә 900 млн сумнан артык акча бүлеп бирде. Моннан тыш, әлеге мәйданчыктан өч эшкуарга үз бизнесларын үстерү өчен ташламалы кредитлар бирдек. Без Яшел Үзәннең үсүен күреп шатланабыз", - диде ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева.
"Ozon - "Яшел Үзән" сәнәгать паркының иң эре резидентларының берсе. Бүген без фулфилмент үзәкнең икенче чиратын эшләтеп җибәрдек, өченче чират төзелә. Бу яңа эш урыннары, салым керемнәре һәм тулаем районның социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен арттыру. Бүген ТОСЭР резидентлары - 25 компания, 11 меңнән артык эш урыны булдырылган", - диде сөйләде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан таможня постында булды, ул октябрьдә "Яшел Үзән" сәнәгать паркы территориясенә күчте. Пост җаваплылыгы зонасына Казан, Яшел Үзән һәм республиканың тагын 18 районы керә, аларда 600 катнашучы тышкы икътисади эшчәнлек алып бара. Алар арасында Татарстанның «Нәфис», ПОЗиС, «Эгида», Данофлекс, Технофорт һәм башка эре предприятиеләре бар.
Шулай ук Татарстан Рәисе «Саэльра» ҖЧҖнең онлы туңдырылган ярымфабрикатлар производствосы белән танышты. Объект быел август аенда файдалануга тапшырылган. Биредә ит һәм итле ярымфабрикатлар, икмәкнең төрле формалары һәм башка төр продукция җитештерелә.
Визит ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «ВЭБ.РФ» үсеш дәүләт корпорациясе белән киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.