Яңалыклар

02.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының яңа фәнни-белем бирү киңлекләрендә булды.

01.11.2023

«Аммоний-2» ҖЧҖ («Аммоний» АҖнеке) «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ белән Татарстан Республикасында аммиак һәм карбамид җитештерү комплексы өчен табигый газ китерү турында килешү төзеде. Тантана Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды.

Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов барында «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры («Газпром межрегионгаз» төркеменә керә) Айдар Таһиров кул куйдылар.

01.11.2023

XII Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары – Департаменты башлыгы Виталий Маркелов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән эшлекле очрашуы узды.

01.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында катнашты. Утырышның темасы дөньякүләм табигый газ базарын үзгәртүгә багышланды.

01.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Раритэк Холдинг» АҖнең газ-мотор техникасын тәкъдир итүдә катнашты.

01.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара газ форумы кырларында узды.

01.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер Петербург халыкара газ форумы кысаларында оештырылган «КАМАЗ» ГАҖ стендын карадылар. Тикшерү барышында аңлатмаларны «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин биреп барды.

01.11.2023

Татарстан Республикасы «Ышанычлы ориентир» номинациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында җиңүчеләрнең берсе булды. Дипломны ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога тапшырдылар.

Бүген Петербург халыкара газ форумы кысаларында рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде. Форум эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

01.11.2023

Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖнең Идарәсе рәисе урынбасары – 623 департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара газ форумы кысаларында «ГАЗ фәне һәм инновацияләре» стендында узды.

01.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумы күргәзмәсе белән танышты.

 

Битләр: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>