Рөстәм Миңнеханов: Татарстан православие руханилары һәм җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрнең бердәмлеген һәм уртаклыгын күрсәтә

21.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында катнашты. Чара Казанда «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы форум катлаулы чорда уза: "Яңа кыенлыклар бездән рухи кыйммәтләребезне яклауда берләшүне, чыдамлык һәм тәвәккәллекне таләп итә". 

Бу шартларда, республика Рәисенең сүзләренә караганда, Татарстан православие руханилары һәм җәмәгатьчелеге бердәмлекне, мәнфәгатьләрнең уртаклыгын, хакимият һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлеккә омтылуны күрсәтә. "Әлеге форум моның ачык дәлиле. Аның Казан дини семинариясенең 300 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган булуы әһәмиятле. Күп еллар бу танылган мәгариф учреждениесе Казан епархиясе өчен генә түгел, бөтен Россия өчен руханилар әзерләде", - диде ТР Рәисе. 

Ул ассызыклаганча, Россиядә дини белем бирү баштан ук традицион рухи кыйммәтләр системасына интеграцияләнгән булган. "Дәүләтнең һәм дини берләшмәләрнең руханилар һәм дин белгечләрен әзерләүнең мөһимлеген уртак аңлаулары, Ватаныбыз традицияләренә таянулары шатлыклы. Без, үз чиратыбызда, моңа һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләгәнчә, 2019 елдан дүртенче форумнан бирле истәлекле вакыйгалар күп булды. Патриарх Кирилл Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүне җитәкләде һәм "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты. "Бу Татарстанның цивилизацияара диалогны үстерү, мөселман һәм православие дин әһелләренең уртак кыйммәтләрне яклау эшендәге позицияләрен якынайту өчен мәйданчык буларак ролен ныгытуның ачык дәлиле булды, - диде Татарстан Рәисе. – Шуңа бәйле рәвештә Татарстан митрополиясе башлыгы владыка Кириллның  Җиддәдә Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлек перспективаларына багышланган "Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашуын билгеләп үтәсем килә".

Ул ассызыклаганча, республика тарихи гыйбадәтханәләрне торгызуда һәм яңаларны төзүдә, рухи-агарту үзәкләре һәм музейлар төзү процессында актив катнаша.

"Дәүләт һәм чиркәү социаль хезмәтне үстерү, мәдәниятне популярлаштыру, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен ныгыту, патриотизм һәм гражданлыкны пропагандалау, радикализм һәм экстремизмны профилактикалау өлешендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген МХОда катнашучы хәрбиләргә рухи ярдәм күрсәтү, аларның гаиләләренә психологик һәм матди ярдәм күрсәтү, руханиларның һәм православие җәмәгатьчелеге вәкилләренең сугыш хәрәкәтләре зонасына гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашуы буенча уртак тырышлыклары аеруча мөһим булды. "Республика җитәкчелеге киләчәктә дә сезнең ярдәмгә өметләнә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга.

Республика Рәисе әлеге форум республикада православие тормышын үстерүгә, дәүләт-дини үзара хезмәттәшлекне камилләштерүгә, җәмгыятьтә динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга яңа импульс бирәчәк дип ышануын белдерде. Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан православие дини семинариясе хезмәткәрләренә һәм Татарстан митрополиясе вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев