Яңалыклар

04.11.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

04.11.2023

Республикада Газаның зыян күрүче кешеләре өчен гуманитар ярдәм җыю эше оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

04.11.2023

Татарстан Ватанны саклауга, Россия дәүләтчелеген, илнең суверенитетын һәм бердәмлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулык үрнәге булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

04.11.2023

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате. 

03.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Халыклар бердәмлеге көненә багышланган гала-концертында булды. Чара «Казан Экспо»да узды.

03.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча чаралар планын карау буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев һәм статс-секретарь - Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Гузнов катнашты.

03.11.2023

Татарстан тарихи яктан күп халыклар вәкилләре өчен уртак йорт булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек Советы һәм Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында хәбәр итте.

 

03.11.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты.

 

02.11.2023

Бүген Казан Кремлендә Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Рәисе премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар һәм мактау тамгалары тапшырды. Традицион рәвештә иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан хөрмәтләделәр.

02.11.2023

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы дәвам итте. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. 

Битләр: << 291 292 293 294 295 296 297 ( 298 ) 299 300 >>