«Безнең ишегалды» программасы кысаларында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның 4 елында халыктан 48 мең 493 мөрәҗәгать кабул ителгән. 2023 ел башыннан татарстанлылар 7 мең 342 мөрәҗәгать җибәргән. 2022 ел белән чагыштырганда аларның саны 32% ка кимегән. "Сәбәпләр берничә. Аерым алганда, очрашулар саны артты һәм сыйфаты артты. Быел 4 меңнән артык очрашу уздырылды, һәр ишегалдында ким дигәндә 3 очрашу уза. Моннан тыш, программа мәсьәләләре буенча даими медиа эшчәнлек алып барыла», - диде фонд җитәкчесе.
Агымдагы елда мөрәҗәгатьләрнең 30% ы юл эшләренең сыйфатына кагыла. Бу параллель рәвештә алып барылган эшләр графигын бозу, юл япмасының начар сыйфаты, планлаштырганда су ишегалдында җыелып тормасын өчен юлны тиешле авышлык белән ясамау. Мөрәҗәгатьләрнең зур күләме җирле эшләрне оештыруга бәйле, диде Наилә Зиннәтуллина.
Халыкның тышкы яктыртуга караучы мөрәҗәгатьләренең гомуми саннан 6 процентны тәшкил итә. Халыкның төп ризасызлыгы балалар мәйданчыкларында һәм тротуарларда яктырту җитмәү белән бәйле.
Ул шулай ук ишегалды территорияләрендә вакыйгалар уздыруга зур игътибар бирелүен өстәде. Шулай итеп, киләсе елга чаралар челтәре формалашкан инде, алар арасында балалар ярминкәләре, кино күрсәтүләр, спорт уеннары һәм төрле мастер-класслар бар.