Эчке эшләр органнары системасында иң борынгы һәм иң әһәмиятле бүлекчәләрнең берсе буларак, участок полициясе хезмәте иҗтимагый тәртине ныгытуга зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин участок полициясе вәкилләре хезмәте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда «Корстон» комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.
Бүген Татарстан территориясендә М-12 «Восток» автомобиль юлының җиденче этабын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов BYD компаниясе производствосында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Shenzhen Innovation Technologies компаниясенең җитештерү мәйданчыкларын карады. Искәртик, Татарстан делегациясе Шэньчжэньда (Кытай) эш сәфәрендә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәре (КХР) вице-мэры Ван Шоужуй белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Кытай югары технологияләр күргәзмәсенә Шэньчжэньга эш визиты кысаларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда Кытай югары технологияләр күргәзмәсен ачуда катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Шэньчжэньга (Кытай) килде.
Татарстанлыларга 2,2 млн.сумнан артык салым хәбәрнамәсе җибәрелгән, алар буенча республика халкы 9,1 млрд. сум мөлкәт салымы түләргә тиеш - бу узган ел белән чагыштырганда 500 млн. сумга диярлек күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.