Яңалыклар

10.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты ректоры Андрей Рудскийга А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

10.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

10.11.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Чара Казанның «Идея» технопаркында узды.

10.11.2023

Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәрвакыт югары профессионализм, фидакарьлек һәм эшкә тугрылык аерып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

10.11.2023

Бүген Казанда Татарстан участок полициясе хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

10.11.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

09.11.2023

Бүген Казанда «Вершина жизни капитана Тарпищева» документаль фильмының премьерасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

09.11.2023

Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой Иннополиста булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасының берничә инфраструктур объектында булды.

09.11.2023

Бүген С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында Ту-214 самолетларын җитештерү өчен өстәмә куәтләр төзү эше башлана. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

09.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Кытай тимер юлының алтынчы корпорациясе" делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>