Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.
Республикада гадәттәгечә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә, быел аларны 9 сентябрьдә башлап җибәрделәр. Сәүдә Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта, шулай ук 26 район үзәгендә оештырылган. Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, продукциянең төп категорияләренең ассортименты һәм бәяләре белән танышты, шулай ук фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты. Агросәнәгать паркында продукцияләрен Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнарының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шулай ук «Татпотребсоюз» һәм төрле компанияләр тәкъдим итте: «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Ак Барс» кошчылык комплексы, «Казан тегермәне», «Буа шикәре», «Майский» теплицалар комбинаты, «Арча балык хуҗалыгы» һәм башкалар.
Бүген «Казан» агросәнәгать паркындагы ярминкәгә барлыгы 11 млн сумлык товар китерелгән. Шул исәптән, бәрәңге һәм яшелчәләр – 35 тонна, сыер ите – 7,3 тонна, кош ите – 600 кг, сөт – 6,8 тонна, сыр – 600 кг, май – 700 кг, шикәр – 10,1 тонна, он – 3,2 тонна, ярма – 900 кг, йомырка – 14 мең данә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда барлык кирәкле шартларны булдырырга кушты.