Рөстәм Миңнеханов Катар Әмире шәех Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты

22.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләте Әмире шәех Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.

"Сезнең ил - Якын көнчыгыш төбәгендә Россиянең әһәмиятле һәм ышанычлы хезмәттәше. Үз дәрәҗәсендә Татарстан Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Үз чиратында Катар Әмире үз иленең Россия төбәкләре, аерым алганда, Татарстан белән икътисадый элемтәләрне ныгытуда кызыксынуын раслады. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эше кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтүне аерым ассызыклады. 

Катар Әмире KazanForum халыкара икътисади фрумга үз иленең делегациясен җибәрәчәген белдерде, шулай ук девелопмент өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуы турында хәбәр итте. 

Моннан тыш, Тамим бин Хәмәд Әл Тани Катар командасын дөньядагы беренче масштаблы ярышларда фиджитал форматтагы «Киләчәк уеннары»нда катнашырга чакыруны рәхмәт белән кабул итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте