Рөстәм Миңнеханов КДАТУда яңа фәнни-белем бирү киңлекләрендә булды

22.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды һәм «Агымнар» һәм «Девелопмент» яңа фәнни-белем бирү үзәкләре эше белән танышты. Республика Рәисен КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш компанияләре вәкилләре озата йөрде.

«Агымнар» үзәгенең фәнни-укыту лабораторияләрендә җылылык, һава, су һәм газ агымнары үзлекләре тикшерелә. Биредә җылылык-газ белән тәэмин итү һәм вентиляция, су белән тәэмин итү һәм су чыгару буенча булачак белгечләрнең алдынгы компетенцияләре формалаша, биналар һәм корылмаларның инженерлык системаларының энергияне нәтиҗәле куллану проектлары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Рөстәм Миңнеханов лабораторияләрне карады. Мәсәлән, «Су химиясе» лабораториясендә башлангыч һәм чистартылган табигый һәм агынты суларның сыйфатын билгеләү эшләре алып барыла. «Насос станциясе» киңлеге төрле тоташтыру вариантларында насосларның эшен өйрәнү өчен технологияләр белән җиһазландырылган. «Су әзерләү» эш зонасында студентларны суүткәргеч чистарту корылмаларының үзенчәлекләре белән таныштыралар. Шулай ук республика Рәисе яктырту, вентиляция һәм һава үткәргеч системаларын өйрәнү мәйданчыклары белән танышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Девелопмент» үзәгендә булды, ул инвестицион-төзелеш проектының барлык стадияләрендә икътисади һәм идарә итү мәсьәләләрен комплексын хәл итүгә юнәлдерелгән. «Экспертиза» лабораториясендә цифрлы платформа формалаштырылган, ул проектларны анализлау, чыгым күрсәткечләрен һәм конструктив элементларның әзерлек дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеген бирә. Акыллы йорт элементлары «Идарә» бүлегендә күрсәтелгән: торак йортның җылыту системасы белән идарә итү модельләре, биналарның микроклиматы, торак бинаның энергия нәтиҗәлелеге, шулай ук куркынычсызлык системаларын контрольдә тоту. Аерым мәгариф блогы цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган.

Университет ректоры Рәшит Низамов «Агымнар» һәм «Девелопмент» фәнни-белем бирү үзәкләренең эше индустриаль партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылуы хакында хәбәр итте. Компанияләр кирәкле җиһазлар, программа продуктларын бирәләр, белем бирү процессында катнашалар. Рөстәм Миңнеханов бу тәҗрибәне уңай бәяләде. "Компанияләр үзләре югары уку йорты белән эшләү белән кызыксына. Алар үзләре өчен алдынгы күнекмәләргә ия булган белгечләр әзерлиләр. Университет моның өчен иң яхшы урын. Биредә студентлар өчен генә түгел, төзелеш тармагы вәкилләренең квалификациясен күтәрү өчен дә барлык шартлар тудырылган", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев